Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды. 2023 елда учреждение эшенә йомгак ясалды. Барлык белгечләр дә эчтәлекле отчетлар әзерләгән иде, видеопрезентацияләр күрсәттеләр.
Шулай ук киңәшмә барышында 2024 елга мөһим бурычлар, максатлар һәм аларга ирешү юллары билгеләнде.