Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Адымнан адымга» тернәкләндерү дәресләре программасы уңышлы тормышка ашырыла. Технология – җитди авырулардан соң гражданнарны торгызуга һәм югалтылган көнкүреш, акыл һәм физик күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр циклы.
Социаль эш буенча белгеч һәм дәвалау физкультурасы буенча инструктор авыр авырулар кичергән һәр социаль хезмәт алучы белән дәресләр үткәрә. Төрле тернәкләндерү тренажерлары белән планлы дәресләр һәм эре һәм вак моториканы үстерү өчен сәламәтләндерү күнегүләре яхшы нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, Л. Марат улы әле күптән түгел генә вак адымнар белән генә атлый алган. «Адымнан адымга» программасы буенча даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә ул чит кеше ярдәменнән башка да йөри башлый, тәннең мускул корсеты ныгый.