Янгын куркынычсызлыгы культурасын күтәрү максатыннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе вәкиле Гөлизә Хәсәнова булды. Ул профилактик әңгәмә үткәрде.
Тыңлаучыларга янгыннарның төп сәбәпләрен аңлаттылар, профилактик чаралар турында сөйләделәр. Шулай ук янгын куркынычсызлыгының төп чараларын, янгын вакытында эш итү тәртибен, янгын сүндерүчене куллану кагыйдәләрен кабатладылар.
Әңгәмә ахырында Гөлүзә Хәсәнова барлык катнашучыларга мәгълүмати-белешмә буклетлар таратты.