Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Виктория Гобәйдуллина «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында дәрес үткәрде. Укыту чарасының темасы – «Караучының һәм карауга мохтаҗ булган гражданның гигиенасы һәм шәхси иминлеге».
Укуны өйдә аз хәрәкәтләнүче туганын караучы кеше өчен индивидуаль формада үткәрделәр.