«Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегендә мастер-класс

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен балчык белән эшләү кебек технология актив кулланыла. Ул сәламәтләндерә, уңай ассоциацияләр тудыра.

Шушы көннәрдә учреждениедә әвәләп ясау буенча мастер-класс узды. Аны үзәк белгече Оксана Исмәгыйлова үткәрде. Социаль хезмәт алучылар матур һәм гадәти булмаган тәлинкәләр ясадылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балчык белән эшләү вак моторика, хәтер, фикерләү, күзаллау үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International