Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә, ул өлкәннәрне комплекслы тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлеше булып тора.
Патриотик тәрбия кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Нефтехимик» эзләү отрядының Сугышчан дан музеенда булдылар.
30 гыйнварда 56 нчы «Крепыш» балалар бакчасы базасында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Юлия Шәфигуллина һәм Әлмәт районы балалар бакчалары мөдирләре «Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшчәнлеге, балалар бакчаларының үзәк белгечләре белән үзара бәйләнеше турында» дигән темага киңәшмәдә катнаштылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә үз өлешләрен кертә. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова һәм тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә алар окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясыйлар – консерваланган продуктлардан калган банкаларны эшкәртәләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ашарга яраклы элементлардан композицияләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
31 гыйнварда Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә дәрес үткәрделәр. Дәреснең максатлары: туган як табигатенә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация үстерү.
Бүген Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән саф һавада күңел ачу чарасы үткәрделәр.
30 гыйнварда Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында халык уеннары фестивале узды. Чараны Рамилә Усмановна җитәкчелегендәге «Бөгелмә скаутлары» отряды үткәрде.
Балаларны спорт-сәламәтләндерү ягыннан тәрбияләү, физкультура һәм спорт белән кызыксынуны арттыру максатларында Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында саф һавада уеннар уздырылды.
30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара уздырдылар.