31 гыйнварда Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә дәрес үткәрделәр. Дәреснең максатлары: туган як табигатенә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация үстерү.
«Һәр кеше туган авылының тарихын, табигатен, үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен яхшы белергә тиеш. Шулай ук һәр халыкның үз күренекле шәхесләре бар», – дип билгеләп үтте комплекслы үзәк белгечләре. Авыл китапханәсендәге стендларны һәм фотоальбомнарны карап, социаль хезмәтләр алучылар туган авылларының танылган кешеләре турында күбрәк беләләр. Китапханәдә шулай ук хайваннар, кошлар турында китаплар, рәсемнәр бар. Нәфис әдәбият әсәрләре социаль хезмәт алучыларга табигатьнең матурлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.