Яшел Үзәннең тернәкләндерү үзәгендә Гаилә елына багышланган тематик чара узды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара уздырдылар.

Ярымстационар формада хезмәт күрсәтү төркеме тәрбияләнүчеләре гаилә, гаилә традицияләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм бурычлар турында күзаллау формалаштырды. Шулай ук чара гаилә тарихына кызыксыну тәрбияләүгә һәм якыннарыңны игелекле эшләр һәм кайгыртучанлык белән сөендерү ихтыяҗын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Балалар үз гаиләләренең шәҗәрә агачын ясарга өйрәнделәр, сюжетлы рәсемнәр сериясе буенча «Гаилә кичке ашы» хикәясен төзеделәр, театральләштерелгән тамашада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International