Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ашарга яраклы элементлардан композицияләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар макарон әйберләреннән беләзекләр ясадылар. Оригиналь бизәнү әйберләре социаль хезмәт алучыларга бик ошады.
Интернат-йортта ашарга яраклы элементлардан оригиналь композицияләр ясау технологиясе узган елның җәеннән гамәлгә ашырыла. Мондый активлык аркасында интернат-йортта яшәүчеләрдә фантазия, күзаллау, кулларның вак моторикасы яхшыра.