Бүген Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән саф һавада күңел ачу чарасы үткәрделәр. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган һәм балаларның сәламәтлеген ныгытуга, физик сыйфатларын камилләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Балалар уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Барлык катнашучылар да хәйриячеләрдән истәлекле бүләкләр алдылар.