Балаларны спорт-сәламәтләндерү ягыннан тәрбияләү, физкультура һәм спорт белән кызыксынуны арттыру максатларында Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында саф һавада уеннар уздырылды.
Спорт чарасы башында сәламәтлекне ныгытырга гына түгел, сәламәт яшәү рәвешенә, физкультурага һәм спортка кыйммәтле мөнәсәбәтен формалаштыручы кышкы спорт төрләрен искә төшерделәр.
Приют тәрбиячесе Виктор Лифанов балаларга уен-ярышлар тәкъдим итте. Барлык авырлыкларга карамастан, яшь спортчылар яхшы физик күрсәткечләр, тапкырлык, үзара ярдәмләшү күрсәттеләр, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр алдылар.