«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә хокукый практикум узды

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия законнары» мәгълүмати-хокукый базасы белән эшләү буенча практикум узды.

Чара кысаларында балалар мәгълүмати-хокукый системаның эчтәлеге һәм мөмкинлекләре, шулай ук кирәкле мәгълүматны эзләүнең адымнар буенча инструкциясе белән таныштылар. Социаль хезмәтләр алучылар медицина иминияте, мәгариф, салым хокукы һ. б. турында закон актларын үзләре эзләп карадылар. Катнашучылар заманча белешмә хокукый системалар кирәкле документны тиз һәм төгәл табу өчен күп мөмкинлекләр бирә дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International