Минзәлә муниципаль районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Робототехника» технологиясе актив кулланыла. Бу технология ярдәмендә балаларда конструкцияләү һәм модельләштерү күнекмәләре формалаша, иҗади активлык, күзаллау һәм фантазия үсеш ала.
Бүген үзәк тәрбияләнүчесе Данил тарткыч моделен җыйды. Аңа махсус программада схема бирелде, анда да әлеге модельне хәрәкәткә китерергә кирәк иду. Малай робот җыйды һәм аны яшьтәшләренә күрсәтте.
«Робототехника балаларда зур кызыксыну уята, һәм алар дәресләргә рәхәтләнеп йөриләр. Дәрес процессына уен кертү аның уңышлылыгын арттыра һәм һәрьяклап үсеш алырга мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты түгәрәк җитәкчесе Лилия Никитина.