Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева 2 нче социаль участокта «Һөнәр сайлау – җитди эш» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасы кысаларында оештырылды.
Дәрес үсеп килүче буынга һөнәри үзбилгеләнү нигезләре турында күзаллау бирүгә юнәлдерелгән. Чара барышында балалар һөнәр, һөнәр сайлау кебек төшенчәләрне билгеләделәр, һөнәрләр дөньясында ничек ориентлашырга икәнен белделәр.
Практик өлештә балалар белән тренинг үткәрделәр, алар төрле ситуацияле биремнәрне үтәделәр, характерны билгеләү өчен тест үттеләр.
Чарада 25 балигъ булмаган бала катнашты.