«Ышаныч» үзәгендә Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты – Интернет киңлегендә балаларның грамоталы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.

Балалар белән Интернетның бүгенге кешенең тормышын ничек үзгәртүе, Интернетта нинди куркынычлар булуы һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Виртуаль тормышка бәйлелекне кисәтү турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International