Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр һәм балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен кызыклы программа үтте.
Балалар экология-биология үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Әлфия Миңнеәхмәтова һәм Айгөл Ситдыйкова барлык катнашучыларны кызыксындырган һәм сокландырган тәҗрибәләр үткәрделәр. Сода, уксус, шәм, шарлар һәм башка әйберләр ярдәмендә педагоглар кайбер фән могҗизалары күрсәттеләр, химик реакцияләр принципларын аңлаттылар.
Чара барлык фән сөючеләр өчен бәйрәм генә түгел, ә яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә булды.