Казанда узган брифингта Гаилә елына планнар турында сөйлиләр

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елын үткәрү планнары турында» дигән темага брифинг уза. Спикерларның берсе – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. Аның чыгышы балалы гаиләләргә, шул исәптән күпбалалы, аз керемле гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең республика чараларына багышланган. Шулай ук министр урынбасары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары һ. б. турында сөйләячәк.

Чараның онлайн карарга була: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International