Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина учреждениеләренә китерү яңадан башланды.
2023 елда медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 1 525 кеше китерелгән. Быел медицина учреждениеләренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен 1 524 өлкән яшьтәге гражданны китерергә планлаштыралар.