Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында, 2024 елның 27 февраленнән башлап, айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәреләчәк.
Бүген, 13 февральдә, Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
12 февральдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара үткәрде.
2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Нәкъ менә гаиләдә бала игелекле, гадел һәм намуслы булырга өйрәнә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елын үткәрү планнары турында» дигән темага брифинг уза.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасы буенча мастер-класс узды. Аны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева үткәрде.
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә суда рәсем ясау буенча дәрес үткәрелде. Балаларны рәсем ясауның гадәти булмаган техникасы белән гаилә белән эшләү буенча белгеч таныштырды.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева 2 нче социаль участокта «Һөнәр сайлау – җитди эш» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасы кысаларында оештырылды.
Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән тематик әңгәмә үткәрделәр.
«Кит Строй» ҖЧҖ 2 хезмәткәргә 637,9 мең сум түләде.