Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Милли казанышлар форумы уза. 16 февральдә «Заманча хезмәт базары өчен кадрлар сәясәте» тематик көне узды.
Чарада Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге дә катнашты. Кадрлар үзәге белгечләре стенд кунакларына Автоград һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре турында сөйләделәр, модернизацияләнгән мәшгульлек үзәге күрсәткән хезмәтләр һәм яңа сервислар белән таныштырдылар.
Стенд фишкасы – VR-кушымта ярдәмендә һөнәрләр дөньясына виртуаль сәяхәт. Бу алдынгы технологияләр кулланып, гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча эшнең яңа формаларының берсе. Стенд кунакларына ике фильм карарга тәкъдим итәләр. Беренче фильмда дистәләгән мең еллар элек үткәнгә күчәләр, һөнәрләр ничек һәм ни өчен барлыкка килгәнен беләләр. Шуннан соң урта гасырларда, Яңарыш чорында һөнәрләрнең һәм дөньяның ничек үзгәргәнен күрәләр, сәнәгать революциясенең башлануына һәм заманча һөнәрләрнең барлыкка килүенә карыйлар. Фильм яңа һөнәрләр һәм һөнәрләрнең ничек барлыкка килүен белергә мөмкинлек бирә. Икенче фильмда тармаклар һәм иң кирәкле һөнәрләр күрсәтелә.
Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә стенд өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы дип ышандыралар һәм барысын да мавыктыргыч стендка чакыралар.