Яшел Үзән районының оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшкә чакыра

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Яшел Үзән оборона комплексы предприятиеләрендә 200дән артык вакансия бар. Вакансияләр ярминкәсе 16 февральдә шәһәр мәшгульлек үзәгендә узды.

Үз вакансияләрен дәгъвачыларга «ПОЗИС» АҖ, «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «ЗПКБ» АҖ, «Регион-Пронтех» ҖЧҖ, «ПКФ «Полюс» ҖЧҖ, «ПКФ Полюс-Альфа» ҖЧҖ, «СПК «Прайм» ҖЧҖ тәкъдим итте. Барлык предприятиеләр дә – өстенлекле тармакта тотрыклы эшләүче компанияләр. Алар үз хезмәткәрләренә социаль яклау һәм һөнәри үсеш гарантияли, гражданнарга үз-үзләрен табарга яки эшнең уңышлырак вариантын табарга булыша.

Тәкъдим ителгән һөнәрләр исемлеге шактый киң – слесарьдан инженер-технологка һәм инженер-конструкторга кадәр, токарьдан станокларны көйләүчегә кадәр. Хезмәт хакы, белгечнең квалификациясенә бәйле рәвештә, 120 000 сумга кадәр.

Ярминкәгә килгән 25 кешенең 5е өстәмә очрашу турында килеште, бер кеше шунда ук эшкә урнашу өчен кадрлар бүлегенә китте. Искәртеп узабыз, 2023 елда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә 16 кеше эшкә урнашкан.

Киләсе вакансияләр ярминкәсе махсуслаштырылган булачак һәм 5 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International