Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Даниловская мануфактура» оек фабрикасына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә катнаштылар. Чара «Ансар» проектын һәм «Һөнәр сайлауга юл» программасын тормышка ашыру кысаларында, «Аструм (Йолдызлык)» Халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү үзәге» АКБО тарафыннан оештырылды.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау мәктәбе кабинеты эшли. Кабинет өйдә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү буенча дәресләр үткәрү өчен җиһазландырылган.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка Әфган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы Рамил Дәүләтшин килде. Сугыш хәрәкәтләре ветераны шулай ук «Виват шурави» музыкаль коллективы җитәкчесе һәм сугыш турында җырлар авторы-башкаручысы булып тора.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән «Алкоголь дусмы, дошманмы?» дигән темага әңгәмә уздырдылар.
Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Безнең тирәдә химия» дигән танып белү чарасы уздырылды. Аны волонтерлар – Югары Ослан гимназиясенең 10 сыйныф укучылары Саша Иванова һәм Даша Крымова үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Юлия Николаева этикетка өйрәтү буенча дәрес үткәрде.
15 февральдә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эрготерапия» темасына стажировка мәйданчыгында беренче сессия узды. Чарада балалар тернәкләндерү үзәкләре белгечләре катнашты.
13 февральдә Мамадыш районына эш визиты белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килде.
15 февральдә Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Нәсимә Галимовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.