Алабуга интернат-йортында туй гөрләде

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында туй узды – ике ялгыз йөрәк Инна белән Дмитрий бер-берсен табышты һәм үзләрен никах җепләре белән бәйләде.

Инна һәм Дмитрий – үзешчән сәнгать эшчәнлегендә актив катнашучылар. Интернат-йортта узган Яңа ел чарасында алар дуэт итеп җыр башкардылар. Нәкъ менә шул вакытта, Инна һәм Дмитрий сүзләреннән, алар гашыйк булуларын аңлаганнар.

Никахлашу тантанасы 16 февральдә узды. Тантананы оештыруда интернат-йортның барлык хезмәткәрләре һәм учреждение директоры Камил Шәйхразиев, чәчтараш һәм стилист Яна Макарова һәм Гүзәлия Гариева, Юлия Кмин, «Pomodoro» пиццериясе һ. б. ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International