Халыкка түләүсез һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге белән берлектә, 21 февральдә хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, адвокат һәм нотариаль палаталар, Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге вәкилләре җавап бирәчәк.
Милекне ничек бүлешергә, торак-коммуналь хуҗалык тарифларын ничек аңларга, теге яки бу ситуациядә юридик яктан ничек дөрес эшләргә – татарстанлыларга бу һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәкләр.
Чара 20 21 февральдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча узачак.
Алдан язылу телефоннар буенча башкарыла: (843) 279-25-02, 279-25-12, 279-25-99.