Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. «Инсульттан соң кешеләрне комплекслы тернәкләндерү» чарасында Мөслим, Баулы һәм Тукай районнарыннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Тармак хезмәткәрләре тәҗрибә, белем һәм һөнәри күнекмәләр белән уртаклаштылар.
Стажировка мәйданчыгы программасы кысаларында төрле чаралар үткәрелде: видеороликлар карау, табиб лекцияләре, психолог эше, мастер-класслар һәм социаль адаптация кабинетында төрле материал һәм җиһазлар белән практик эш. Ахырда укуда катнашучыларның барысы да йомгаклау анкетасын уңышлы үттеләр һәм сертификатлар алдылар.