Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә бәйләнешләре» дигән мастер-класс узды. Ул социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын һәм якыннарын тернәкләндерү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Чара барышында гаилә әгъзалары белән бергә техник тернәкләндерү чарасын кулланып, үз-үзеңне карау күнекмәләре каралды. Практик киңәшләр яңгырады. Шулай ук хәтерне яхшырту, вак моториканы үстерү өчен күнегүләр башкардылар, сөйләмне торгызуда ярдәм итүче шигырьләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр.
Мастер-класста ике кеше катнашты.
Чара Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында оештырылды.