Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.
21 февральдә Казанда Киләчәк уеннарын ачу тантанасы булды. Халыкара мультиспорт турнирына Россия Президенты Владимир Путин старт бирде.
Бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкны кисәтү буенча дәрес узды. Чарада социаль куркыныч төркеменә кергән 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү алучылары иҗади атнада катнаштылар. Социаль хезмәткәрләр белән бергә өлкән яшьтәге кешеләр туган телләрендә шигырьләр һәм әдәби әсәрләр укыдылар. Яраткан шигырьләрен искә төшерделәр һәм яңаларын өйрәнделәр.
«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында дүртенче Актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын бөтенроссия сайлап алу җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бөтенроссия сайлап алу «Демография» милли проектын үстерү өчен, Россия Хезмәт министрлыгы ярдәме белән, «Милли өстенлекләр» АКБО тарафыннан оештырыла.
Бүген, 27 февральдә, Россиядә Махсус операцияләр көчләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы патриотик юнәлештәге чара оештырды.
22 февральдә Мәскәүдә дүртенче Актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын бөтенроссия сайлап алу җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Россия» күргәзмәсендә узды.
Гарденотерапия, яки үсемлекләр белән терапия, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга булган тормыш тәҗрибәсен кулланырга, үзләрендә яңа мөмкинлекләр һәм шәхси ресурслар ачарга һәм шуның ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Февраль аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган балалар һәм көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен «Суда уеннар» дигән чара оештырганнар. Чара ана–бала форматында узды.
Бәйрәм чараларын «Хәрби эшләр даны өчен» әдәби-музыкаль кунак бүлмәсе ачты, аны 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары үткәрде. Программада инструменталь композицияләр, танылган романслар, шулай ук сугыш еллары җырлары яңгырады.