Бүген, 27 февральдә, Россиядә Махсус операцияләр көчләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы патриотик юнәлештәге чара оештырды. 3 нче социаль участокта балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар МХО зонасында булган хәрбиләргә хатлар яздылар.
Чарада катнашучылар махсус хәрби операция вакыйгалары, аның катнашучылары, батырлыклары белән таныштылар.
Мондый чара, оештыручылар сүзләренчә, рухи-әхлакый нигезләрне һәм социаль-тарихи кыйммәтләрне торгызырга ярдәм итә.