Гарденотерапия, яки үсемлекләр белән терапия, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга булган тормыш тәҗрибәсен кулланырга, үзләрендә яңа мөмкинлекләр һәм шәхси ресурслар ачарга һәм шуның ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре бу технологияне социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә актив кулланалар. Үсемлекләр белән эшләү авыр психоэмоциональ халәте булган өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга файдалы тәэсир итә, авыр авырулардан соң тернәкләнүне тизләтә. Үсемлекләр белән терапия Альцгеймер авыруы, деменция, психик һәм танып белү бозылулары булган авырулар өчен тернәкләндерү методикасы буларак киң кулланыла.