ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында, 2024 елның 27 февраленнән башлап, айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәреләчәк.
Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Минзәлә районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аҗаган» дигән гаилә спорт-патриотик уены оештырылды. Чарада учреждение хезмәткәрләре, балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә сабын ясау буенча мастер-класс белән Гөлназ Газимова килде. Чараның максаты – инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатына әзерлек.
22 февральдә Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә яңа традиция кертелде. «Волонтер» үзәге волонтерлары һәм «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрәкәте вәкилләре белән берлектә котлау акциясе оештырылды. Ватанны саклаучылар көне белән өйдә белем алучы мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләне котладылар.
Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Күп йөзле Чаллы» милли мәдәниятләр һәм төбәк халыклары әдәбияты китапханә фестивале узды. «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар мондый мөһим чараны игътибарсыз калдыра алмады. Фестивальдә алар шәһәрнең танылган шәхесләре, шагыйрьләр, туган якны өйрәнүчеләр, башкорт, чуаш, мари, керәшен, удмурт, әрмән, чечен халыклары вәкилләре белән очраштылар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны театр эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән аларның иҗади сәләтләрен үстерү аша тернәкләндерүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итү максатыннан, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды 26 февральдән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр – All Inclusive» VI Республика балалар театр студияләре фестивален игълан итә.
«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны Идел буе халыклары әкиятләре белән таныштыру чаралары дәвам итә. Бу юлы балалар удмурт әкиятләре белән таныштылар.
Биш көнлек эш атнасында 23 февраль ял көне булып санала, 22 февраль – кыскартылган эш көне.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 21 февральдә «Актив озын гомерлелек» проекты активистлары, «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә, тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар. Гаиләдә ике өлкән кеше яши.