Киләчәк уеннарын ачуда объектларның инвалидлар өчен уңайлылыгын тикшерделәр

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Казанда Киләчәк уеннарын ачу тантанасы булды. Халыкара мультиспорт турнирына Россия Президенты Владимир Путин старт бирде.

Ачылу тантанасында шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары инвалидлар җәмгыяте рәисе, ТР Иҗтимагый палатасының уңайлы мохит буенча җәмәгать эксперты Марат Кадыйров, «Э-моция» иҗади инклюзив студия» автоном коммерциячел булмаган оешма җитәкчесе Инесса Клюкина катнашты.

Ачылу тантанасы кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин белән берлектә объектта инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен уңайлылыкны тәэмин итү анализы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International