Зәйнең мәшгульлек үзәгенең гражданнарның һөнәри озын гомерлелеген озайту буенча практикасы илдә иң яхшысы дип танылды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында дүртенче Актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын бөтенроссия сайлап алу җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бөтенроссия сайлап алу «Демография» милли проектын үстерү өчен, Россия Хезмәт министрлыгы ярдәме белән, «Милли өстенлекләр» АКБО тарафыннан оештырыла.

«Актив озын гомерлелек 2023» сайлап алуда биш төп номинациядә 10 катнашучы җиңде. Өлкән буын өчен иң яхшы практика авторларына бүләкләрне РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков тапшырды.

«Мәгариф һәм мәшгульлек» номинациясендә бөтенроссия сайлап алуда «Һөнәри озын гомерлелеккә ярдәм итү» практикасы җиңде, аның авторы – Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге. Практика өлкән яшьтәге кешеләрнең һөнәри озын гомерлелеген озайтуга, аларның хезмәт базарында ихтыяҗын арттыруга юнәлдерелгән.

Хезмәт базарында тотрыклы кадрлар дефициты тенденциясе, эшче көчкә ихтыяҗның артуы, хезмәт ресурсларының билгеле чикләнүе – болар барысы да өлкән буын кешеләрен эшче көч буларак активрак җәлеп итү кирәклеген билгели. Зәй белгечләре практикасының бурычы – тәҗрибәле кадрларның пенсиягә чыгуын кичектереп тору, өлкән яшьтә яңа эшчәнлек сайларга ярдәм итү, шулай ук тар белгечлекләр буенча кадрлар дефициты проблемасын хәл итү.

Вакансияләр базарын анализлап, проект авторлары бюджет өлкәсендә кадрлар җитмәвен ачыклаган: мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иң кирәкле һөнәр – аш-су осталары, белем бирү учреждениеләрендә кадрлар белән проблема тар белгечләр буенча да бар, мәсәлән, логопедлар җитми.

Кадрларга булган ихтыяҗны бетерү өчен, 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бушлай укыту һәм яңадан укыту оештырыла. Шулай ук өлкән яшьтәге эшләмәүче гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирү турлары оештырылган. Бу катнашучыларны эшкә урнаштыруда кызыксындырырга һәм һөнәри белем алу һәм аннан соң эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итә.

2023 елда мәшгульлек үзәге белгечләре Зәй муниципаль районы халкы һәм эш бирүчеләре арасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай уку мөмкинлеге турында мәгълүмати кампания үткәрделәр. Өлкән буын гражданнары сайлаган укыту программалары төрле: «Хезмәтне саклау буенча белгеч», «Персонал белән идарә итү», «Өлкән яшьтә һөнәри юнәлеш бирү», «Икътисади куркынычсызлык», «SMM-белгеч».

Практиканың төп нәтиҗәсе – уку узган гражданнарның нәтиҗәле мәшгульлеге. Мәсәлән, 2020–2022 елларда укыганнарның 93 % мәшгуль. 2023 елда бу күрсәткеч 100 % тәшкил итә.

«Һөнәри озын гомерлелеккә ярдәм итү» практикасын гамәлгә ашыруның өстәмә нәтиҗәләре:

- эш бирүчеләрнең кадрлар ихтыяҗын ябу;

- өлкән буын гражданнарының мәшгульлеген саклау;

- эшләмәүче гражданнарны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү;

- һөнәри озын гомерлелекне озайту.

50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне укытуны оештыру эшен быел да дәвам итәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International