Февраль аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган балалар һәм көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен «Суда уеннар» дигән чара оештырганнар. Чара ана–бала форматында узды.
Дәрес башында балалар һәм өлкәннәр белән суда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Аннары разминка һәм уеннар булды.
Мондый уртак чаралар – спортның ничек берләштерә, илһамландыра, социализацияли һәм шатлык китерә алуының искиткеч мисалы.
Дәрес «Юбилейный» спорткомплексы базасында узды.