«Игелекле йөрәк» үзәге өлкәннәргә ярдәм күрсәтү практикасын гамәлгә ашыра

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

22 февральдә Мәскәүдә дүртенче Актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын бөтенроссия сайлап алу җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Россия» күргәзмәсендә узды.

Биш номинациядә экспертлар 10 иң яхшы практиканы атады. Практика авторлары үз проектларын үстерүгә 500 000 сум акчалата бүләкләр алдылар.

«Медицина һәм социаль кайгырту, иҗтимагый кайгырту һәм профилактика» номинациясендә «Кешегә кеше кирәк» практикасы җиңүче булды. Аның авторы – Чирмешән муниципаль районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

Практиканың максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә көнкүреш проблемаларын җиңү һәм куркынычсыз мохит булдыру буенча ярдәм күрсәтү. Моның өчен туганнар, күршеләр, җирле халык һәм волонтерлар берләшә. Практика остазы максатларны билгели, ә инициатив төркем мохтаҗларны ачыклый, бурычлар исемлеген төзи һәм волонтерларны җәлеп итә.

Авторлар һәр кешегә кеше кирәк, ди, шуңа күрә игътибар үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу һәм аларга ярдәм күрсәтү.

Практиканың нәтиҗәлелеген кире элемтә нигезендә билгелиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International