Бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкны кисәтү буенча дәрес узды. Чарада социаль куркыныч төркеменә кергән 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Балалар белән мәгърифәтчелек эше алып бардылар. Шулай ук куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен кабатладылар.
Мондый профилактик чаралар балигъ булмаганнарны законсыз гамәлләргә җәлеп итү очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән.