Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Ольга Данеева Бөтендөнья ишетү көненә багышланган флешмоб оештырды. Чарада мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге 12 тәрбияләнүче катнашты.
2 март көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әбиләр көне уңаеннан «Җан һәм йөрәк җылысы» уен программасы узды. Россиядә Гаилә елы кысаларында чараны тәрбиячеләр Елена Зверева һәм Наилә Дәүләтшина үткәрде. Ул традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, балаларда өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт тәрбияләүгә, коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
2024 елда хезмәтне саклауны популярлаштыру һәм эштә сәламәтлекне саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан, хезмәтне саклауның мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру өчен, Россия Хезмәт министрлыгы «Минем өчен хезмәтне саклау – ул…» кампаниясен үткәрә.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында күренекле хатын-кызларның һәм ир-атларның иҗтимагый һәм гаилә тормышына керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга аңлаешлы итеп булачак сайлаулар һәм тавыш бирү процедурасы турында сөйләделәр.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен көн саен сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә яшүсмерләр өчен «Үз-үзеңне танып белүгә сәяхәт» программасы буенча чираттагы дәрес узды.
Бүген, 5 мартта, Татарстанда сайлаучыларның «Минем тавышым» онлайн-форумы старт ала. Ул 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Татарстанлылар Россия Президентын сайлауга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.
Һөнәри юнәлеш – «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларны социализацияләүнең мөһим юнәлешләренең берсе. Аларның күзаллауларын киңәйтү, «Демография» милли проекты кысаларында уку мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү максатыннан, бүлекчә карамагындагылар өчен Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды.