ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2024 ел
сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре радиорубка аша хатын-кызларны котладылар.


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр педагог Филсинә Гарафиева белән бергә фәнни-популяр китаплар дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Алена Филаретовага «Әнилекнең изгелеге – 2023» Бөтенроссия конкурсының финалист дипломы һәм жюриның махсус бүләге тапшырылды.

Ел саен яз башында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә экологик танып белү чарасы үткәрелә.

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак ананың психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дәресен үткәрде. Чарада 10 йөкле хатын-кыз катнашты.

1 март көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Без – сәламәт буын» акциясен үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятенә экскурсия оештырдылар.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын тормышка ашыру кысаларында менталь инвалидлар өчен көндезге тору бүлеге эшли. Бүлектә «Үз-үземә юл» махсус психологик программасы эшләнгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International