Россия Хезмәт министрлыгы «Минем өчен хезмәтне саклау – ул…» дигән яңа проектны башлап җибәрде

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2024 елда хезмәтне саклауны популярлаштыру һәм эштә сәламәтлекне саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан, хезмәтне саклауның мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру өчен, Россия Хезмәт министрлыгы «Минем өчен хезмәтне саклау – ул…» кампаниясен үткәрә.

Проектта Россиянең төрле төбәкләреннән эш бирүчеләрнең катнашуы планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру барышында әзерләнгән, шул исәптән эш бирүчеләр тарафыннан, видеоматериаллар 2024 елның 1–25 апрелендә төрле дәрәҗәдәге массакүләм мәгълүмат чараларында чыгачак.

Видео техник бирем буенча башкарыла.

Элемтә өчен контактлар: 8 (499) 164-96-80, risk@vcot.info.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International