Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга аңлаешлы итеп булачак сайлаулар һәм тавыш бирү процедурасы турында сөйләделәр. Барлык гражданнар да «Бергә без көчле – Россия өчен тавыш бирәбез!» дигән буклетлар алдылар.
Социаль хезмәтләр алучыларны сайлауларда актив катнашырга чакырдылар. Өлкәннәр бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.