Сайлаучыларның сорауларына «Минем тавышым» онлайн-форумы вакытында җавап бирәчәкләр

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген, 5 мартта, Татарстанда сайлаучыларның «Минем тавышым» онлайн-форумы старт ала. Ул 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Татарстанлылар Россия Президентын сайлауга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.

Экспертлар һәм халык сайлауларга әзерлек һәм тавыш бирүнең ачыклыгы турында фикер алышачак. Сораулар туры эфир вакытында яңгыратылачак: https://vk.com/moigolos_tatarstan.

Кызыксындырган сорауларны https://выборы2024.онлайн/ сайтында бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International