2 март көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әбиләр көне уңаеннан «Җан һәм йөрәк җылысы» уен программасы узды. Россиядә Гаилә елы кысаларында чараны тәрбиячеләр Елена Зверева һәм Наилә Дәүләтшина үткәрде. Ул традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, балаларда өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт тәрбияләүгә, коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Барлык балалар да уен программасында бик теләп катнаштылар. Кунаклар рус һәм татар милли киемнәрендә әби-бабайлар иде – аларны оста итеп өлкән тәрбияләнүчеләр уйнады. Балалар өчен төрле кызыклы милли уеннар һәм конкурслар оештырылды. Балалар иске уеннарның хәзерге уеннарга караганда да мавыктыргыч булуын белделәр.
Чара чәй эчү белән тәмамланды.