«Кама таңнары» социаль приютыннан балалар чаңгыда йөрергә киттеләр

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен көн саен сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.

Шушы көннәрдә тәрбиячеләр сәламәтлек сәгате оештырдылар – балалар чаңгыда йөрделәр. Чаңгыда йөрү иммунитетны арттыра, йөрәкне ныгыта, сулыш органнарының эшенә уңай йогынты ясый. Балалар сәламәтлек өчен файдалы итеп вакыт үткәрделәр, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International