Минзәлә районы социаль хезмәткәре республика конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләк алды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Конкурска 300дән артык гариза килгән, 25 хатын-кыз җиңүче дип танылды. «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Татьяна Бокова да бар. Һөнәрендә ул инде 22 ел, аның олы яшьтәге кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе бик зур. Шулай ук Татьяна Бокова – яшьләр өчен искиткеч остаз.

Фото авторы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International