Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Ольга Данеева Бөтендөнья ишетү көненә багышланган флешмоб оештырды. Чарада мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге 12 тәрбияләнүче катнашты.
Чараның төп максаты – саңгыраулар һәм ишетүчеләр дөньясы арасындагы киртәләрне бетерү, балаларның игътибарын ишетү проблемалары булган кешеләрнең тормышына җәлеп итү. Шулай тәрбияләнүчеләрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәт кешеләр кебек үк хокуклары барлыгын аңлау формалаша.