Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйриячеләргә һәм волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре уллары махсус хәрби операциядә катнашкан хатын-кызларны котладылар. Әниләргә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, оптимизм һәм иминлек теләделәр. Шулай ук хатын-кызларга «Преодоление» клубы әгъзалары куллары белән ясалган котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
13 мартта Татарстан башкаласында Идел буе федераль округы балалары һәм яшүсмерләре өчен «Ак кул таягы» XV Халыкара хәйрия фестиваленең сайлап алу этабын уздыру планлаштырыла.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен чын бәйрәм оештырдылар.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
6 мартта Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Стажировка мәйданчыгы эшендә тернәкләндерү үзәкләре һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре катнашты.
Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ЭкзоБот» дигән яңа аппарат барлыкка килде. Бу учреждениегә иганәчеләрдән бүләк.
Бүген Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әниләргә бүләк» дигән чара узды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәрелде.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү уңышлы оештырыла.