Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйриячеләргә һәм волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
2023 елның декабрендә күпбалалы гаиләдән өч малай ятим кала. Битараф булмаган кешеләрнең зур ярдәме белән кыска вакыт эчендә кирәкле акча җыелган, ремонт башкарылган, җиһазлар, көнкүреш техникасы, азык-төлек сатып алынган. Волонтерлар һәм хәйриячеләр малайлар әбиләре белән калсын өчен барысын да эшләгән.
7 мартта проектның иң актив катнашучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге коллективы белән алга таба хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар.