«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә әниләргә бүләк итеп вазалар ясадылар

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әниләргә бүләк» дигән чара узды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәрелде.

Хезмәт инструкторы белән бергә балалар матур чәчәкле декоратив вазалар ясадылар. Алар әниләр өчен искиткеч бүләк булачак.

Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә генә ярдәм итми, ә шулай ук бала белән аның әти-әнисе арасындагы бәйләнешне ныгыта. Дәрес гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм кадерләү мөһимлегенең тагын бер ачык мисалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International