Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ЭкзоБот» дигән яңа аппарат барлыкка килде. Бу учреждениегә иганәчеләрдән бүләк.
Бу уникаль җайланма ярдәмендә ДЦП белән авыручы балалар басып торырга өйрәнәчәк, үз-үзләре атларга тырышачак. Дәресләр табиб, ДФК шәфкать туташы һәм ата-аналар җитәкчелегендә үткәрелә.