5–6 мартта Мәскәүдә ВДНХда «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз – Россияне үстерәбез» Бөтенроссия хатын-кызлар форумы узды. Форумның икенче көнендә Татарстан Республикасы мәйданчыгында хатын-кызлык образын ачучы иҗади традицияләрне саклауга юнәлдерелгән мастер-класслар узды.
5 мартта Бөтендөнья әбиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Минем оныкларым – минем шатлыгым!» дигән әңгәмә үткәрделәр.
6 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә иминлеге серләре» дигән психологик тренинг уздырылды. Чара социаль хезмәтләр алучыларда хәзерге гаиләләрдәге гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Пульс» актив пенсионерлар клубында 8 Мартны зурлап билгеләп үттеләр.
7 мартта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Оксана Лямова ышаныч телефоны эшенең принциплары турында сөйләүче «Трубканы куйма» видеоролигын карау оештырды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чаралар уздыруны дәвам итәләр. Мәсәлән, Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып хокукый дәрес уздырылды.
Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Динара Хәйретдинова «Куркынычсыз юлларга – әйе» дигән мәгълүмати-аңлату акциясе үткәрде.
Бүген Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Гаилә елы кысаларында мастер-класс оештырдылар. Чарада катнашучылар «Гаилә пирогы рецепты» мастер-классында бик теләп катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә өлкәннәр белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.