Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү уңышлы оештырыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең вакытында диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре, диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча өстәмә медицина тикшерүләре, диспансер күзәтүләре, скрининг тикшерүләре узу, вакциналаштыру һәм паллиатив медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Бу дәвалау-диагностика чаралары өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
2024 елда медицина оешмаларына 1 100 кешене китерергә планлаштыралар. Бүгенге көндә илкүләм проект чаралары 228 кешене колачлаган.